Поздравление с юбилеем 50 лет женщине на татарском языке


Хатын-кызны 50 яше белән котлау! Сине 50 еллык юбилеең белән тәбриклибез! Ярты гасыр  күп тә сыман, юк та сыман. Синең гомердә дә авыр көннәр аз булмады. Сынмадың, сыгылмадың, югалмадың. Менә дигән Ана булдың. Карлыгачтан көнне, сандугачтан тәнне сорамыйча эшләгәнсез, түзгәнсез, дәшмәгәнсез, ялгыз агач сыман сынмагансыз. Инде лаеклы ялга китәсез. Ходай сезнең барлык изге теләкләрегезгә, ниятләрегезгә дога кылып, амин, дисен. Яшәү дәфтәрегезгә озын, тыныч гомер язылсын шушы изге минутларда.