Поздравления с днем рождения на татарском языке другу
Кадерле дускай! Туган көнең белән котлыйм сине! Синнән дә якын, синнән дә тугры иптәшем юктыр, шуңа күрә сиңа чын күңелемнән киләчәктә дә үзеңдә булган гүзәл сыйфатларыңны сакларга телим. Сине тазалык-саулык, якты киләчәк, бәхетле матур көннәр көтсен, дус-ишләрең, туган-тумачаларың, гаиләң тик сине сөендерсен, дустым!
Поздравление с днем рождения подруге на татарском языке
Кадерле (имя)! Сине туган көнең белән дусларча тәбриклим. Сиңа ак бәхетләр, зур мәхәббәт, исәнлек-саулык телим. Тормыш юлларыңда сиңа гел яхшы затлар гына очрасын, киләчәгең якты булсын, ходай уйламаган-көтмәгән шатлыклар яудырсын сиңа! Ахирәтең (имя).
Поздравления с днем рождения на татарском языке женатому мужчине
Бүген синең туган көнең, якты матур көн. Бу көнгә син зур уңышлар белән килеп җиттең. Йортың иркен, доньяң түгәрәк, гаиләң тату, хәләл җефетең күз явын алырлык. Сиңа тик шушы курсәткечләреңне саклап, исән-сау булып, шатлыгын күреп яшәргә кала бар! Озын гомерле, таза булып, балаларыгызның игелеген күреп тигез яшәргә язсын!
Поздравление с днем рождения маме на татарском языке
Безнең өчен иң кадерле булган хөрмәтле әниебез! Бүген синең туган көнең — димәк, безнең өчен бу икеләтә туган көн. Син булмасаң – без дә булмас идек, син тумасаң – без дә тумас идек. Сиңа корычтай тазалык, яхшы кәеф, исәнлек-саулык телибез. Сиңа шушы ямьле бәйрәмеңдә меңнәрчә рәхмәт сузләре әйтәбез. Син – дөньяда иң затлы, саваплы кешеләрнең […]
Стихи с днем рождения на татарском языке
Кадерле (имя)! Синең туган көннәреңдә Сандугачлар сайрасын, Сине тәбрикләп, туганнар Яхшы бүләк сайласын! Киләчәк матур гомерне Бергә-берә уздырыйк, Гармун уйнап, биеп-җырлап Урамнардан сыздырыйк. Картаймыйча яшә, дускай, Бүгенгедәй чибәр бул. Дус-ишләрнең кадерен бел Миннән (бездән) сиңа теләк шул!
Поздравление с днем рождения на татарском языке с переводом на русский
Кадерле (имя)! Синең туган көннәреңдә Сандугачлар сайрасын, Сине тәбрикләп, туганнар Яхшы бүләк сайласын! Киләчәк матур гомерне Бергә-берә уздырыйк, Гармун уйнап, биеп-җырлап Урамнардан сыздырыйк. Картаймыйча яшә, дускай, Бүгенгедәй чибәр бул. Дус-ишләрнең кадерен бел Миннән (бездән) сиңа теләк шул! Дорогой (имя)! В твой день рождения пусть поют соловьи, а друзья выберут для тебя лучшие подарки! Предстоящую счастливую […]
Поздравления с днем рождения женщине на татарском языке
Остэлде тагын бер ел, Монайма еллар утэ дип, Елмай син – бэхетле бул! Котлы булсын бэйрэмен, Тыныч булсын кунелен, Шатлык-соенечлэр белэн Тулы булсын гомерен! Гамьле еллар, амьле коннэр Телибез чын йорэктэн! Хич кичекми чынга ашсын Безнен куркэм телэклэр!
Поздравление с днем рождения на татарском языке своими словами
Сине туган көнең белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләремне юллыйм: көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт бул! Уй-теләкләрең тиң, туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын! Авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүеңне, гаилә шатлыгы, балаларыңның, якыннарыңның игелеген күреп яшәргә язсын Ходай! Ныклы тазалык, озын гомер, ак бәхетләр белән мул […]
Татарские поздравления с днем рождения с переводом на русский язык
Туган көнең белән котлыйм сине! Синнән дә якын, синнән дә тугры иптәшем юктыр, шуңа күрә сиңа чын күңелемнән киләчәктә дә үзеңдә булган гүзәл сыйфатларыңны сакларга телим. Сине тазалык-саулык, якты киләчәк, бәхетле матур көннәр көтсен, дус-ишләрең, туган-тумачаларың, гаиләң тик сине сөендерсен, дустым! С днем рождения тебя! Ближе и вернее тебя нет у меня друга, поэтому от […]
Поздравление с днем рождения папе на татарском языке
Аткай! Туган конен белэн котлыйбыз Шатлык белэн, озын гомер белэн Яшэвене генэ телибез Доньядагы хэрбер яхшылыктан Олеш чыксын сина мул гына без телибез сина ак бэхетлэр, Шатлыкларга илткэн юл гына Бэйрэменэн матур хатирэсе Кунелендэ калсын уелып Табриклибез сине чын кунелдэн Барыбыз да бергэ жыелып!
Татарские поздравления на юбилей 50 лет мужчине
Ир-атны 50 яше белән котлау! Син, тормыш баскычлары аша күтәрелеп, 50 яшеңне тутырдың. Син, далаларның мәгърур лачыны сыман, күп нәрсәләрне алдан күрә белдең, алдан сиземләп, абый буларак, беренче ярдәмгә килдең, гаделсезлекләрдән яклап, безне  үз канатың астына алдың. Рәхмәт сиңа. «Ир кеше — иген басуы, хатын — иген тулы келәт», — диләр. «Иген»не кадерләп саклаучы «келәт»ең […]
Поздравление с юбилеем 50 лет женщине на татарском языке
Хатын-кызны 50 яше белән котлау! Сине 50 еллык юбилеең белән тәбриклибез! Ярты гасыр  күп тә сыман, юк та сыман. Синең гомердә дә авыр көннәр аз булмады. Сынмадың, сыгылмадың, югалмадың. Менә дигән Ана булдың. Карлыгачтан көнне, сандугачтан тәнне сорамыйча эшләгәнсез, түзгәнсез, дәшмәгәнсез, ялгыз агач сыман сынмагансыз. Инде лаеклы ялга китәсез. Ходай сезнең барлык изге теләкләрегезгә, ниятләрегезгә […]
Поздравления на татарском языке с юбилеем 60 лет
Син бүген үзеңнең олы юбилеең — 60 яшең билгелисең. Моңсу көзләргә ямь өстәргә теләгәндәй, табигатьнең шушы мизгелендә ярты гасыр элек дөньяга килеп, син барлык туганнарыңны сөендергәнсең. Бүген дә син, кадерле кешебез, үзеңнең тирә-ягыңдагы кешеләргә шатлык өләшәсең, олысына да, кечесенә дә син кешелекле һәм игелекле, абруйлы киңәшче, шуңа күрә дә үзең олы ихтирам казангансың. Алдагы гомер […]
Поздравление с 55 летием на татарском языке
Картаерга һич тә ашыкма! Яшәү дәрте янсын йөрәгеңдә, Алсу таңнар күмсен шатлыкка. Һәр яңа көн бәхет алып килсен, Туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең һәрвакыт аяз булсын. Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшә! Сине олы бәйрәмең — 55 яшьлек юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, […]
Поздравления с 65 летием на татарском языке
Үз гомерегездә сез, шактый авыр, сикәлтәле юллар узып, күпне күреп, күпне белеп, күпне кичергән булсагыз да, картаймагансыз, саргаймагансыз. Безнең өчен бүген гаять шатлыклы көн. 65 яшь әле ир-ат өчен тормыш тәҗрибәсе тупланган бер чор гына. Ир-атны 65 яше тулу уңаеннан котлау!
Поздравления с юбилеем 60 лет женщине на татарском языке
Аккан сулар кебек еллар үтә,Һич туктатып булмый вакытны.Һәр ел саен туган көннәр узаЯкынайтып безгә картлыкны.60 яшьлек гомер гомермениЯшә әйдә тагын алтмышны!
Поздравления с днем рождения на татарском языке в прозе
Хөрмәтле (исем — имя) әфәнде! …ханым! Сезне бүгенге матур бәйрәм – туган көнегез белән чын күңелдән тәбрикләргә рөхсәт итегез! Киләчәк тормышыгызда меңнәрчә бәхет-шатлыклар, корычтай саләматлек, эшегездә күптән-күп уңышлар телим (телибез). Бүгенгедәй сау, яшь, матур булып яшәгез! Сезне җәваплы эшегездә зур уңышлар көтсен, сез – зур хөрмәткә лаеклы